“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләнде

Римма Гатина 13 ел дәвамында республиканың белем бирү системасындагы мәсьәләләрне яктыртып килә

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Римма Гатина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Класс эше” бәйгесе нәтиҗәләре буенча “2013 елда ТРда мәгариф һәм фән темасын яхшы яктырту” номинациясендә бүләкләнде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов диплом һәм акчалата бүләк тапшырды.

Римма Гатина 13 ел дәвамында республиканың белем бирү системасындагы мәсьәләләрне яктыртып килә. Бигрәк тә милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге тема буенча ул республиканы гына түгел, татарлар тупланып яшәгән төбәкләрне дә күз уңында тота.

Бәйге нәтиҗәләре буенча шулай ук агентлыкның генераль директор урынбасары Ләйсән Абдуллина, хәбәрче Алсу Сафина һәм фотограф Регина Гомәрова бүләкләнде.