Мөслим балалар бакчасында сабыйларга күренекле якташлары турында сөйлиләр

«Үзебездә елдан-ел яңа объектлар калкып чыга. Шул объектларны балалар тәрбиячеләр белән бергә барып өйрәнәләр», — дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөслим балалар бакчасы төбәктән чыккан күренекле шәхесләрне, яңа урыннарны өйрәтүгә өстенлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә районның «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова сөйләде.

«Кызыклы проектлар күп, шулар арасында „Нәни экскурсоводлар“ проекты. Үзебездә елдан-ел яңа объектлар калкып чыга. Шул объектларны балалар тәрбиячеләр белән бергә барып өйрәнәләр. Һәрбер килгән кунакны, башка төркем балаларын, ата-аналарны таныштыралар», — дип белдерде.

«Авылыңның киләчәге бармы?» проекты балаларга үз әти-әниләренең авыллары турында җентекләп сөйләүгә багышланган. «Шушы авылның тарихын, үткәнен, аннан чыккан күренекле шәхесләрен өйрәнәләр, барлык кешене гаилә тарихы белән таныштыралар, шәҗәрә агачларын ясыйлар», — дип сөйләде Ләйсән Харисова.

«Талантлы син, туган җирем» проекты районнардан чыккан күренекле шәхесләр — язучылар, композиторлар, табиблар тормышы, казанышлары белән якыннан таныштыру максатын күздә тота.

«Барлык дәресләр, чаралар татар телендә бара. Балалар бакчадан мәктәптә татарча укырга тулы әзерлек белән чыга. Безнең бер мәктәбебез 1-4 сыйныфта гел татарча укый», — диде республиканың иң яхшы 20 балалар бакчасы исемлегенә эләккән оешма мөдире.