Азнакайның яшь журналистлары – “Артек”та

Бу көннәрдә “Артек”та шулай ук “ГТО” Бөтенроссия җәйге фестивале дә уза.

(Азнакай, 25 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бу көннәрдә “Артек”та III халыкара яшүсмерләр медиафорумы бара. Анда Азнакай шәһәре гимназиясеннән 5 яшь журналист та катнаша, дип яза район газетасы.

Мәктәп телевидениесе әгъзалары – 9 нчы сыйныф укучылары Инзилә Хөсәенова, Диана Вахитова, Ләйсән Хуҗина, Сөмбел Шакирова һәм Ләйсән Галиева “Артек” халыкара балалар үзәге конкурсында җиңеп, сертификат отканнар һәм мәгариф тематик программасының “Яшь журналистлар акыллы һәм файдалы мәгълумати киңлек яклы” номинациясендә катнашу хокукын яулаганнар.

Әлеге форум өч юнәлеш буенча Россиянең һәм БДИнең төрле төбәкләреннән 300 дән артык яшь журналистны җыйган. Проект аларда медиакультура формалаштыруны, медиа технологияләрен һәм чараларын үзләштерүне күздә тота.

Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте кураторы Зөлфия Зарипова “Артек”та оештырылган мондый зур чарада азнакайлыларның беренче тапкыр катнашуын әйтте.

– Көннәребез бик кызыклы үтә. Газета, телевидение, радио, интернет-ресурслар юнәлешләрендә отрядлар төзелде. Федераль массакүләм чаралары вәкилләре, мәдәният һәм фән эшлекләре белән очрашулар, мастер-класслар уза, – дип хәбәр салдылар кызлар туган якларына.

Гимназиядә телестудия өченче елын эшли. Аның кураторы – 9 нчы сыйныф җитәкчесе Светлана Сабирова.

– Бик сәләтле сыйныф. Телестудиягә йөрүче кызлар мәктәп тормышы, көнүзәк проблемалар турында видеоязмалар ясыйлар. 2016 елда “Бала хокук дөньясында” республика конкурсында грант оттылар, шулай ук “Спорт – начар гадәтләргә алмаш” бәйгесендә дә призлы урын яуладылар. “Ютуб”та үз битләре бар, барлык язмаларын шунда урнаштыралар, – ди гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Фасеева.

Бу көннәрдә “Артек”та шулай ук “ГТО” Бөтенроссия җәйге фестивале дә уза. Гимназиянең 6 нчы сыныф укучысы Камилә Гилаева Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын яклый, диелә район газетасы хәбәрендә.