Казанда “Метро” дигән студентлар акциясе уза

“Метро”ның ВЛКСМның 90 еллыгына багышланган өченче акциясендә ТДГПУның 500дән артык студенты катнашачак
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТДГПУда белем алучы беренче курс студентларының “Метро” дигән акциясе узачак, ул вузның студентлар комитеты һәм тәрбия эшләре бүлеге ярдәмендә оештырылган.
Мондый акция өч ел дәвамында уздырыла, дип хәбәр итә ТДГПУның матбугат хезмәте. ВЛКСМның 90 еллыгына багышланган акциядә әлеге уку йортының 200дән артык студенты катнашыр дип көтелә.
Акциянең максаты – беренче курс студентларына берләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Акция барышында командаларга 10 станция узарга туры киләчәк, алар шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан. Чарага старт ТДГПУның төп бинасы (Татарстан урамы, 2нче йорт) янында биреләчәк.
Акция Ярминкә мәйданында тәмамланыр дип ниятләнә.