Казанда татар телен өйрәтүдә цифрлы технологияләр куллану турында фикер алыштылар

Kazan Digital Week — 2021 форумы кысаларында яңа буын укыту-методик комплектлары белән таныштырганнар.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә 24 сентябрьгә кадәр «Казань Экспо» күргәзмә залында Халыкара Kazan Digital Week — 2021 форумы узды. Форумның беренче көнендә «Туган телне (татар теле) өйрәтүдә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану» дип аталган фикер алышу булды. 

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты язганча, дискуссиянең модераторы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова булды.

Чара кысаларында катнашучыларга яңа буын укыту-методик комплектлары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Әлеге комплектларны әзерләүдә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнаша.

Спикерлар шулай ук татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак үзләштерү, туган татар әдәбиятын өйрәнү өчен «СберКласс» платформасында региональ контент эшләүгә җентекле тукталды.

Тыңлаучылар арасында татар телен электрон мәгълүмат кырына кертү буенча системалы чаралар, заманча операцион системалар, татар теленең электрон корпусы турындагы доклад кызыксыну уяткан.

Дискуссиягә Татарстан муниципаль районнарының милли белем бирү методистлары, укытучылар, Россия Федерациясе субъектларыннан килгән белгечләр дә кушылды, диелә хәбәрдә.