Казанда Аграр университет бинасында Алмаз Юлдашев истәлегенә мемориаль такта ачылды

Алмаз Юлдашев - авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм автотракторлар төзү фәне тарихында беренче татар профессоры. Аның катнашында университетта ике дәүләт телендә техник укыту кертелә.

(Казан, 25 сентябь, «Татар-информ»). Кичә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Алмаз Кыям улы Юлдашев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алмаз Юлдашев авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм автотракторлар төзү фәненең үсеш тарихына беренче татар профессоры буларак керде.

Ул — төрле фәнни басмаларда һәм журналларда 400дән артык фәнни мәкалә, 12 монография һәм дәреслекләр авторы, аның җитәкчелегендә 18 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе якланган.

Фәнни эштән тыш, Алмаз Юлдашев «Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә югары техник белем алу» укыту-методик эшендә актив катнаша. Аның катнашында ике дәүләт телендә техник укыту кертелә, бу инженер-механикларны әзерләүнең сыйфатын арттырды.

Чарада министр урынбасары Марсель Мәхмүтов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Алмаз Юлдашевның хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты.

Тантанага килүчеләр аның югары дәрәҗәдә гыйлемле булуын, талантын билгеләп үттеләр, фән үсешенә керткән өлешен югары бәяләделәр, шулай ук Алмаз Юлдашевның олы йөрәкле һәм игелекле кеше булуын, хезмәттәшләренең, якыннарының һәм студентларның ихтирамын яулавын  ассызыкладылар.

  • БҮЛЕШҮ: