Кайбычның Кошман авылында өр-яңа балалар бакчасы ачыла

Кошмандагы кебек балалар бакчасы районда юк.
(Кайбыч, 25 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). 2 сентябрьдә Кайбычның Кошман авылында илкүләм “Демография” проекты нигезендә төзелгән өр-яңа балалар бакчасын ачу тантанасы уза. Бу турыда район басмасында хәбәр ителә.Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укытучыларның август киңәшмәсендә Кошмандагы кебек балалар бакчасының районда тиңдәше булмавын, анда сабыйлар өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылуы хакында әйтте.