Татарстанның Югары Ослан районында Студентлар мәгариф форумы эшен башлады

Форумда республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән меңләгән кеше катнаша

 (Югары Ослан районы, 25 август, «Татар-информ», Максим Кирилов). Кичә Татарстанның Югары Ослан районында Студентлар мәгариф форумы ачылды. Ул 29 августка кадәр уздырыла һәм республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән югары һәм урта махсус уку йортларында укучы меңләгән кешене берләштерә.

Тантаналы ачылу чарасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Анастасия Исаева һәм Ольга Павлова, "ТР Студентлар лигасы" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.

"Студентларның шундый мәйданчыгы булу бик мөһим. Форум яңа уку елы алдыннан үткәрелә һәм бу бик яхшы идея, чөнки биредә безнең вузлар студентларыннан тыш, Идел буе федераль округының башка районнарыннан да кунаклар, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларының актив студентлары да бар. Без өч көннән ссузлар Директорлар советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Студентлар лигасы арасында үзара мөнәсәбәтләр турында килешү имзалыйбыз. Бу урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен бик зур ресурс. Без "WorldSkills-2019" чемпионатына әзерләнәбез һәм һәр ссузда студентлар идарәсе бүлеге булырга тиеш. Бу өлкәдә вузларның тәҗрибәсе зур, өлкән иптәшләр буларак, үз рәтләренә алырлар, тәҗрибәләре белән уртаклашырлар һәм яшьләрнең ТР өчен эшлиячәгенә ышанабыз", - дип сөйләде "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Лариса Сулима.

"Биредә Казаннан гына түгел, ә бөтен республикадан меңгә якын студент җыелды. Шулай Россиядән дә кунаклар бар һәм 20 чит ил кешесе дә катнаша. Бирегә килгән мәктәп үзидарәсе лидерлары киләчәктә үзләрен вузлар һәм ссузларда күрә алачак. Бүген министрлык алдында иң мөһим бурычларның берсе - дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен эшләү. Бу мәсьәлә шулай ук студентлар тарафыннан каралачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Гарифуллин.

Тантана кунаклары сәламәләү чыгышларында Студентлар мәгариф форумының әһәмиятле булуын танып, шулай ук анда катнашучыларга мастер-классларда уңышлар, җәйнең соңгы көннәрен файдалы үткәрүләрен теләделәр.

Фотосурәт sof2015.ru сайтыннан алынды.