Казанның Совет районында ачык типтагы яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылачак

Ул 90нчы номерлы гимназия территориясендә була

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Сентябрь башында Казанның Совет районында Комаров ур., 12 адресы буенча 90нчы номерлы гимназия территориясендә ачык типтагы яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу планлаштырылган.

Комплекс волейбол, баскетбол, бадминтон уйнар өчен универсаль уен мәйданчыгын, хоккей тартмасын, трибуналы футбол кырын һәм кыр тирәли 4 йөгерү юлын үз эченә ала. Объектны төзү эшләре “2006-2015 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында алып барылган.

Алга таба балалар өчен уен мәйданчыгы һәм спорт турниклары урнаштыру, урам гимнастикасы өчен (воркаут) тренажерлар кую планлаштырыла. Өстәмә рәвештә җәяүлеләр сукмагы һәм газоннар тәртипкә салыначак, дип хәбәр итә Казанның Совет районы хакимияте матбугат хезмәте.