Коррекцион мәктәп автобус белән бүләкләнде

Ул конкурста 1 нче урынны яулады

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). Республикадагы коррекцион мәктәпләр һәм балалар йортлары арасында 2014-2015 нче уку елына әзерлек буенча конкурс игълан ителгән иде. Актаныш районының Такталачык 8нче төрдәге коррекцион мәктәбе I урынга лаек булды һәм автобус белән бүләкләнде, дип белдерде “Актаныш таңнары” басмасы.