Казанның ике районының “Мин — беренче сыйныф укучысы” бәйрәмендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе уздырыла

Аның барышында балаларга мәктәп сумкалары, уку кирәк-яраклары да тапшырылачак

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Иртәгә иртәнге 10 да Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәни ял комплексында “Мин — беренче сыйныф укучысы” (“Я — первоклашка”) бәйрәме узачак.

Бәйрәмдә балаларны понида һәм балалар өчен паравозда йөртү, батутта сикерү мөмкинлеге, юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү каралган.

Сәгать көндезге 11 дә мәдәни ял комплексы фойесында “Мин яши торган дөнья” балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. Шулай ук, “Белем йортына очыш” уеннар программасы да үткәреләчәк: анда аниматорлар катнашуы да көтелә. Мастер-класслар, төрле кызыклы бәйгеләр һ.б. бик күп сюрпризлар — болар барысы да тәүге тапкыр 1нче сыйныфка укырга баручылар өчен.

Бәйрәм чарасында депутатлар, оешма җитәкчеләре, иганәчеләр дә катнашыр дип көтелә. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында күп балалы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1 нче сыйныфка укырга баручы 250 балага Казанның Авиатөзелеш һм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев мәктәп сумкалары тапшырыр дип ниятләнелә.

Әлеге акция кысаларында, бу районнар территориясендә яшәүче аз керемле һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 600 ләп укучыга да уку кирәк-яраклары тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш бүлеге.