Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көллиятләрдә кабул итү кампаниясе башланды
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә документларны электрон формада кабул итүне оештыру турында тәкъдимнәр җибәрде.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә документлар кабул итү башланды. Илнең барлык көллиятләрендә ул 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш.
Кабул итүнең гамәлдәге тәртибе буенча документларны илтеп тапшыру, шулай ук электрон почта яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да биреп була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәзерге эпидемиологик шартлар белән бәйле рәвештә, Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә документларны электрон формада кабул итүне оештыру турында тәкъдимнәр җибәрде.
Урта һөнәри белем бирү системасында урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 3611 белем бирү оешмасы эшли, шуларның 3273 — профессиональ белем бирү оешмалары, 338 — югары белем бирү мәгариф оешмалары. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларның гомуми контингенты 3,3 миллионнан артык кеше тәшкил итә.
Һөнәри белем бирү оешмаларына керүчеләр саны ел саен арта бара. 2017 елда укырга керүчеләр саны — 960 меңнән артык, 2018 елда — 990 мең, 2019 елда — миллионнан артык, 2020 елда — 1,2 миллион кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз