Кама Тамагы урта мәктәбен төзекләндерүгә 13 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Бүген башкарыласы эшләрнең күбесе башкарылган инде

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Кама Тамагы урта мәктәбендә капиталь ремонт бара. Түбәне алмаштыру эшләре башкарыла. Тулаем алганда исә эшләрнең күбесе башкарылган инде. Бюджет бүлеп бирелгән акчага мәктәпнең түбәсе алмаштырылачак, фасады төзекләндереләчәк, фундаменты ныгытылачак, өлешчә тәрәзәләр алмаштырылачак, идәннәре яңартылачак. Шулай ук мәктәп эчендәге биналарны да өлешчә косметик ремонтлау, канализацияне, суүткәргечләрне, җылылык системасын төзекләндерү, электрүткәргечләрне алмаштыру да планлаштырыла

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Илшат Гомәров сүзләренә караганда, төп эшләрне башкаруда подрядчы буларак “Альтаир 1” ҖЧҖ катнаша. Урта мәктәпне капиталь төзекләндерү өчен финанс чыгымнары 13 миллион 134 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.