А.Шәфигуллин: «Татарстанның һөнәри уку йортларында барлыгы 80 мең урын бар»

Шул ук вакытта сәнәгать эшче кулларга зур кытлык кичерә: 20 меңнән артык эш урынына кеше җитми

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яшьләрнең БДИ/БРИ нәтиҗәләре буенча уку йортларын сайлау проблемасы буенча барган сөйләшүдә катнашкан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин быел БДИ/БРИ тапшырганнарның 45 проценты «4»ледән түбән балл җыйганлыгын хәбәр итте.
«Мәктәпне тәмамлап чыккан егет һәм кызлар, гадәттә, «кайсы югары уку йортын сайларга?» соравына җавап эзли. Ләкин бу һич тә дөрес түгел, чөнки алган белгечлек күп очракта яшьләрнең киләчәгенә ярашлы булмый, - дип саный министр. - Шуңа күрә мәктәп яшендә үк баланың кайсы юнәлештә һәвәслеген ачыклау зарур. Аннары һөнәрне, белгечлекне сайлап алырга һәм кайда белем алуны хәл итәргә, шуңа омтылырга кирәк. Ә инде чыгарылыш имтихан нәтиҗәләренә, шәхси һәм матди мөмкинлекләргә карап нинди дәрәҗәдәге һөнәри белем алуны үзең өчен билгеләргә: башлангыч, урта яки югары».
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сүзләренчә, шул максаттан республикабызның 50 процент чамасы мәктәбе профильле укытуга күчкән. «Ләкин тагын шуны искәртәсе килә: быел 17 апрель көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән югары уку йортлары ректорлары арасында төзелгән килешү нигезендә, югары уку йортына абитуриентлар кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләре буенча иң түбән билге - «3»ле», - ди ул. Шул рәвешле, «2»легә тапшырылган БДИ югары мәктәпкә керү мөмкинлегенә киртә булып тора.
Министр А.Шәфигуллин хәзерге вакытта республикабызда һөнәри уку йортларында (башлангыч, урта, югары) барлыгы 80 мең урын булуын, югары уку йортларында, читтән торып уку бүлекләрен дә санап, 50 мең урын икәнен хәбәр итте.  Аның сүзләренчә, быел 1 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, 24151 кеше эшсезлек буенча исәптә булган. Шуларның 6362се - 29 яшькә кадәргеләр. Шул ук вакытта сәнәгать эшче кулларга зур кытлык кичерә: 20390 эш урынына кеше җитми. «Кулларында югары белемгә ия булуы турында документ була торып, әле еш кына 2шәр диплом белән, белгеч эш тапмый тилмереп йөри. Сәүдә итәргә һәвәслеге булмаса, хәтта «кызыл» диплом да менеджерга хезмәт баскычыннан үрләргә ярдәм итми. Гомумән алганда, белгечлегең буенча эшләп торсаң да, туплаган белемеңне 3 ел саен яңартып тору шарт, чөнки белем «искерә». Бу мәсьәләдә гражданнарның менталитетын үзгәртергә кирәк», - ди министр.