26 майда мәктәпләрдә традицион чыгарылыш имтиханнары да башлана

Традицион имтиханнарны ябык типтагы уку-тәрбия учреждениеләрендә белем алучылар һәм тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәламәтлекләре бик начар булучылар һәм төрмәләрдә утыручылар тапшыра
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 26 майда ябык типтагы уку-тәрбия учреждениеләрендә белем алучылар һәм тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәламәтлекләре бик начар булучылар һәм төрмәләрдә утыручылар традицион рәвештәге дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыра башлый. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада мондыйларның саны быел 650гә җиткән. Гадәти имтиханнар 26 майдан алып 16 июньгә кадәр вакыт аралыгында үткәреләчәк.
Шулай итеп, укучылар 26 майда – география һәм әдәбияттан, 28 майда – математикадан, 3 июньдә - рус теленнән, 6 июньдә – информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр, биология, татар теле һәм әдәбиятыннан, 9 июньдә – тарих һәм физикадан, 13 июньдә - чит телләрдән, 16 июньдә җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан тапшырачак.