Филармония артистлары татар гимназиясе укучылары белән бергә махсус концерт оештырды

Тукайның туган көненә багышланган чарада Казан шәһәр филармониясе артистлары гына түгел, укучылар да чыгыш ясадылар.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казан шәһәр филармонияcе артистлары Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе укучылары белән бергә махсус әдәби-музыкаль концерт оештырды. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды.

"Апрель аенда без Тукай иҗатына багышланган концертларны барлык татар мәктәпләрендә дә үткәрәбез", - ди кичәнең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Усманов. Ул шулай ук 17нче гимназиянең хореографы да.

"Һәрбер программа бер-берсеннән аерылып тора, чөнки биредә безнең артистлар гына чыгыш ясамый, балалар да сәхнәгә чыга. Алдан килеп алар белән бергә айлар буе эшлибез", - диде ул.

"Бу балалар өчен беренче циклыбыз. Икенчесе "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры белән берлектә эшләнгән махсус музыкаль программа. Яшь тамашачыны борынгы татар халык җырлары, уен кораллары белән таныштырабыз", - диде Исхак Усманов.

Концертны Татарстан Республикасы халык артисты Фердинанд Фәтхи алып барды. Укучылар алдында ТР атказанган артистлары Фәридә-Алсу дуэты, ТР атказанган артисты Вәис Бәйрамов һәм Казан филармониясенең яшь артистлары, халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Зәкиев һәм Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясадылар.