Әлмәт каласының Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте коллективына ТР Премьер-министры рәхмәт белдерде

Яхшы белем һәм тәрбия биргән өчен

 (Казан, 25 март, “Татар-информ). Күпьеллык белем бирү, тәрбия, иҗат эшчәнлеге һәм мәдәният өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән өчен, Әлмәт каласының Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятенә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.