Татарстанда башкорт теленнән олимпиадада катнашырга теләүчеләр әлегә юк

«Теләүчеләр булса, Башкортстан белән эшләп, биремнәрне сорап, без аны уздырыр идек», — диде Энҗе Гыйззәтуллина.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина әйтүенчә, Татарстанда башкорт теленнән олимпиадада катнашырга теләк белдерүче мәктәп укучылары әлегә юк.

«Һәр елны декабрь аенда туган телләр буенча олимпиадалар үткәрелә. Безнең республикада башкорт теленнән олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләр әлегә юк. Теләүчеләр булса, Башкортстан белән эшләп, биремнәрне сорап, без аны уздырыр идек», — диде Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Удмурт, мари, чуваш, мордва теле буенча декабрьдә олимпиадалар уза. 200 дән артык укучы йомгаклау этабында «Дуслык» лагерендә катнаша. Энҗе Гыйззәтуллина сүзләренчә, аннары аның җиңүчеләре күрше республикалардагы төбәкара олимпиадаларга чакырыла. «Анда барып та урын алып кайталар», — диде.

Энҗе Гыйззәтуллина төрле телләрдән олимпиада биремнәрен башка төбәкләр үзләре җибәрүен әйтте. Биремнәр үтәлешен тикшерү өчен дә жюри башка төбәкләрдән килә.