Быел БДИ тапшырганда контрольны көчәйтү күздә тотыла

Татарстанның 35 пунктыннан имтихан бирү онлайн режимда барачак

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.

Р. Хәмитов сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма укучының кәрәзле телефон алып керүен яки күчерүен каты контрольдә тотачаклар.

Имтихан уздырыла торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, БДИ тапшыручының паспортын, пропускын һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр, алга таба барлык элемтә чараларын – кәрәзле телефон һәм коммуникаторларын калдырып керүне сораячаклар.

Икенче этапта исә укучы металл эзләү детекторы аша узарга тиеш була. “Әгәр прибор сигнал бирсә, кәрәзле телефонын калдырып керүен тагын бер кат сораячаклар. Укучы каршы килә икән, - имтиханга кертелми”, - дип аңлатты урынбасар.

Имтихан тапшыручыга биремнәрне чишәргә ярдәм итү, күчертү очраклары булмасын өчен, ягъни “үтә күренмәлелек”не арттыру максатында кертелгән чираттагы яңалык БДИ уздыру урыннарына видеокамералар урнаштыру белән бәйле. Хәзерге вакытта Татарстанда 107 БДИ уздыру пункты бар. Быел аларның барысын да күзәтү җайланмалары белән җиһазландырачаклар.

35 пункттан барган видеоязма онлайн режимда күрсәтеләчәк, ягъни трансляцияләнәчәк. Калган 72 пункттан трансляцияләр алып барылмаячак, әмма БДИ уздырылганнан соң, видеоязманы кабат карап чыгарга планлаштыралар.

“Язмаларның саклану вакыты 3 айдан да ким булмаячак. Онлайн режимда эшләгән пунктларга видеокамераларны федераль бюджет исәбенә урнаштырачакбыз. Хәзерге вакытта күзәтү җиһазларын кайсы урыннарга урнаштыру мәсьәләләре карала һәм чыгымнарны исәпләү эшләре алып барыла”, - диде Р. Хәмитов.