news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Россия студентлары көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм иң уңган Татьяна исемле кызларны хөрмәтләү белән дәвам итте.

Алабугада Россия студентлары көнен билгеләп үттеләр
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәрдә бишенче ел рәттән КФУның Алабуга институты, медицина училищесы, политехника көллияте, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары өчен гомумшәһәр бәйрәм оештырыла.

Анда егет-кызлар үзләренең уку йортларын тәкъдим итәләр һәм бергәләшеп күңел ачалар.

Бәйрәм кунакларын котлау сүзләре белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина Алабуганың барлык студентларына актив һәм нәтиҗәле эшләре, безнең районның барлык чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

Котлауларга шәһәрнең уку йортлары вәкилләре дә кушылды.

Бәйрәм Алабуганың иң уңган Татьяна исемле кызларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларның бу көнне икеләтә бәйрәме булды − алар Студент көнен генә түгел, ә исем бәйрәмен дә билгеләп үтте. 

Ә бу вакытта студентлар туңмасын өчен, алар өчен флешмоб оештырылды. Шулай ук студентлар өчен чәй һәм тәм-том әзерләнгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100