news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның ел студенты» конкурсына гаризалар саны буенча яңа рекорд куелды

2020 елда югары уку йортларында белем алучы 350дән артык студент конкурста катнашырга теләк белдергән.

«Татарстанның ел студенты» конкурсына гаризалар саны буенча яңа рекорд куелды
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан югары уку йортларында белем алучы 350дән артык студенты «Татарстанның ел студенты-2020» конкурсына гариза биргән. Бу чараның 16 еллык тарихында иң яхшы күрсәткеч.

Быел студентлар тапшырган гаризалар саны буенча яңа рекорд куелды. Быел республиканың 25 вузыннан 354 студент катнашырга теләк белдергән. Шуларның 170тән артыгы көндезге этапны узган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Татарстан студентлар лигасы» президенты вазифаларын башкаручы Руфат Кыямов сөйләде.

Быел премияне 18 юнәлеш буенча тапшыралар, алар арасында укучыларның үзләре, студентлар оешмалары һәм клублары өчен дә бүләкләр бар, дип аңлатты Руфат Кыямов.

25 гыйнварда «Татарстан Республикасы ел студенты — 2020» 16 Республика премиясенең финалы була. 2011 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан конкурсның «Гран-при» номинациясендә җиңү өчен төп приз — дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге булдырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100