news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклануны тикшерәчәкләр

Республика прокуратурасы кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүләрен тикшерәчәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Генераль прокуроры таләбе буенча мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны тикшерәчәкләр.

Гомуми белем бирү оешмаларында сыйфатсыз туклану сәбәпле, Россия генераль прокуроры Игорь Краснов мәктәп укучыларында һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдә массакүләм инфекцияләрнең ешаюы аркасында тикшерү үткәрергә йөкләде. Бу хакта агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан прокуратурасы республиканың мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балаларны тукландыруның ничек оештырылуын тикшерәчәк. Шулай ук күзәтчелек ведомствосы кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүләрен тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100