news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инновация университеты студентлары Рөстәм Миңнехановны яңа проект белән таныштырды

Президент университетның яңа төзелгән бинасын карарга килгәч, студентлар ТАССРның 100 еллыгына Татарстан геройларына багышланган проект башлаулары турында сөйләде.

Инновация университеты студентлары Рөстәм Миңнехановны яңа проект белән таныштырды
tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының яңа төзелгән корпусын карады һәм студентлар белән очрашты. Яшьләр Президентны ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Геройларыбыз урамнары" проекты белән таныштырды.

Университетның беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев сүзләренчә, киләсе атнада студентлар яңа төзелгән бинага күченәчәк. Биредә уку-укыту бүлмәләре дә, тулай торак өлеше дә бар. «Бина дизайнер студентларыбыз тәкъдим иткәнчә төзелде, ягъни бина төзелешенә алар да өлеш кертте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шәкертләр кунакларга милли ашлар фестивален тәкъдим итте. Ә «ТАССРның 100 еллыгы» коворкинг-үзәгендә Президентка «Геройларыбыз урамнары» проекты турында сөйләделәр.

«Максатыбыз — республикадагы сәнәгать казанышлары турында яшьләргә сөйләү. Советлар Союзы чорыннан ук ТАССР илне вертолётлар, кораблар, нефть продукциясе белән тәэмин иткән. Яшьләр безнең республика тарихын, безнең геройларны белергә тиеш», — диде яшьләр очрашуда.

Казанда геройлар исемнәре бирелгән урамнар шактый күп. Студентлар «Геройларыбыз урамнары» дигән проект уйлап тапкан. «Һәр кеше интернетта Казан картасына кереп, үзе теләгән урамны сайлап, аның кайсы каһарман исемен йөрткәнен һәм шул кеше турында белешмә укый ала. Алга таба Татарстан авыллары, шәһәрләре картасын да төзеп, мобиль кушымта булдырырга телибез», — дип аңлатты студентлар.

Университетның яңа корпусына 2018 елның августында нигез салына. Барлыгы 3 600 квадрат метр мәйданны биләгән дүрт катлы бина ел дәвамында төзелә. Биредә студентларга уку һәм укудан тыш дәресләр өчен компьютер аудиторияләре, спорт залы, 150 урынлык тулай торак, конференц-заллар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100