ТР Мәгарифне үстерү институты мәктәп дәреслекләре турында фикер алышырга чакыра

Институт базасындагы үзәк педагог-практикларны, фәнни җәмәгатьчелекне һәм ата-аналарны мәктәп дәреслекләре турында фикер алышуга җәлеп итәргә тели
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәгарифне үстерү институты базасында мәктәп дәреслекләре турында ачык фикер алышуга мәгълүмати яктан ярдәм итүче төбәк үзәге төзелгән. Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.
Төбәк үзәге “Дәреслекләргә экспертиза ясаучы иҗтимагый-дәүләти система формалаштыру һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәреслекләр буенча федераль советы эшчәнлеген оештыру-методик яктан тәэмин итү” проекты кысаларында төзелгән. Әлеге үзәк педагог-практикларны, фәнни җәмәгатьчелекне һәм ата-аналарны мәктәп дәреслекләре турында фикер алышуга җәлеп итәргә тели.