news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

Читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә.

«Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ».

Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан Республикасы идарәсе рекомендацияләре белән коронавирус инфекциясен таратмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителгән.

Дистанцион укуга Уфаның 51 гомуми белем бирү оешмасы күчәчәк. Аларда кискен респиратор вируслы инфекция һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның югары күрсәткече теркәлгән.

Оператив штаб әгъзалары әйтүенчә, ике атна эчендә эпидемиологик вазгыять күзәтеләчәк. Ул тотрыклыланган очракта, укучылар гадәти уку режимына кайтачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100