news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның татар теле укытучысы республикакүләм бәйгедә җиңде

Руфия Мифтахова Балтач районының Арбор мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Балтачның татар теле укытучысы республикакүләм бәйгедә җиңде
Руфия Мифтахованың шәхси архивыннан

(Балтач, 24 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Күптән түгел республика күләмендә уздырылган «Авыл укытучысы-2021» бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Балтач районының Арбор мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфия Мифтахова бәйгенең өченче этабы җиңүчеләре арасына керде.

Исегезгә төшерәбез, «Авыл укытучысы — 2021» конкурсы үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән оештырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100