Казанда мәктәп бизнес-компанияләре республика слетына әзерләнәләр

Семинарга гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицейлардан 6 укучы һәм бер мөгаллимнән торган командалар чакырыла
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Казанның “Яшьләр казанышы” үзәге белән берлектә 13-17 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы мәктәп бизнес-компанияләренең IX республика слетына әзерлек буенча уку семинары үткәрә.
Семинарга гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицейлардан 6 укучы һәм бер мөгаллимнән торган командалар чакырыла.
Программаның семинары бизнес-план төзү, мәктәп бизнес-компаниясенең финанс хисабы, виртуаль фонд биржасында уйнау, “Икътисад һәм менеджментны модельләштерү” компьютер икътисад программасында эшләргә өйрәтүне, шулай ук оештыру комитеты һәм республика конкурсының жюри әгъзалары белән очрашуларны үз эченә ала.
Семинар Татарстанның Биектау районында урнашкан “Байтик” компьютер лагеры базасында узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.