Чаллыда “Инициатива-2008” яшьләр форумы уза

Бүген Чаллының “Росинка” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында студентлар активының “Инициатива-2008” дип исемләнгән VIII шәһәркүләм форумы үз эшен башлый
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Чаллының “Росинка” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында студентлар активының “Инициатива-2008” дип исемләнгән VIII шәһәркүләм форумы үз эшен башлый.
Чараны шәһәр студентлар советы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм “НУР” яшьләр үзәге теләктәшлегендә оештыра.
28 сентябрьгә кадәр эшләячәк форумда быел “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” составына керүче Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Чистай шәһәрләреннән вәкилләр катнаша. Моннан тыш, Сыктывкар, Ижау, Самара һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән белгечләр чараның кунаклары булачак.
Форумның төп бурычлары арасында ТР һәм РФ шәһәрләре арасында тәҗрибә алмашу, дуслык турында килешү төзү, шәһәр студентлар советының яңартылган составын формалаштыру, шәһәрдәге югары һәм урта махсус уку йортларының студентлар советларын бердәм структур системага берләштерү, шулай ук 2008/2009 уку елына советның перспектив эш планын төзү һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Форум программасы команда оештыру буенча психологик тренинглар, аралашуның телдән булмаган төрләре, халык алдында чыгыш ясау, дәүләт һәм муниципаль идарә нигезләре буенча лекцияләр, муниципаль идарә органнары вәкилләре белән очрашу, эшлекле уеннар, ТР Студентлар лигасын һәм РФ шәһәрләрен тәкъдир итү, шәһәр студентлар советына сайлаулар, шәһәрдәге югары һәм махсус урта уку йортлары проректорлар Советының күчмә утырышын үз эченә ала.