Әгерҗедә беренче сыйныфка баручылар өчен бәйрәм ясадылар

Әгерҗедә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе кысаларында – 110, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте 46 балага булышлык күрсәттеләр.
(Әгерҗе, 24 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә һәм авылларда мәктәп бусагасын атлап керүче 458 бала өчен бик матур бәйрәм уздырдылар, дип яза район газетасы.Әгерҗедә җитәкчеләр республика күләмендә уздырылучы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе кысаларында – 110, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте 46 балага булышлык күрсәттеләр.Быел да район башлыгы Валерий Макаровтан алып оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләргә кадәр бердәм булып “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ игелекле акциясенә кушылдылар. Күпбалалы, матди яктан аз тәэмин ителгән 110 балага мәктәп формалары, спорт һәм аяк киемнәре, букчалар, башка кирәк-яраклар бүләк итеп, никадәр шатлык өләштеләр алар. Валерий Владимирович, һәр елдагыча быел да ике балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итте. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләккә букчалар һәм уку кирәк-яраклары алды.– Быел мондый бәхет 46 балага елмайды. Без һәр баланың мәктәптә тырышып укуын, тәртипле булуын, әти-әниләре, укытучылары йөзенә кызыллык китермәвен телибез, – диде бәйрәм тантанасында ширкәтнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Илнар Гадршин.-Кызларыбыз Кира һәм Анна бүләкләр алырга сәхнәгә күтәрелгәч күзләргә яшьләр килде. Безне һәм балаларны сөендергәне өчен җитәкчебез Ленар Фәритовичка һәм аның командасына зур рәхмәт, – диделәр Лариса Лямина һәм Алена Снурцина.Әнә шулай, матур мизгелләргә бай, шатлык өләшүче бәйрәм бер мизгелдә узып китте. Ә бик тиздән бу малайлар-кызлар белем иле дигән мавыктыргыч та, серле дә сәяхәткә чыгарлар, диелгән район хәбәрендә.