Россия Дәүләт Думасы депутаты Актанышта гимназия төзелешен карады

Гимназия бинасының ачылуы август аенда, республикакүләм август киңәшмәсендә көтелә.

(Актаныш, 24 июнь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Кагогина Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның яңа бинасы төзелешен дә карады.

Казанның төзелеш оешмасы эшчеләренең көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куюы бәрабәренә мәктәп бик тиз арада күтәрелде. Хәзер эчке эшләр генә калып бара. Төзүчеләр өч сменада эшли. Гимназия бинасының ачылуы август аенда, республикакүләм август киңәшмәсендә көтелә.