Татарстанның Лаеш районында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк

Казан күптелле белем бирү комплексының күп кенә сыйныфларында 38-39 бала белем ала, ә гадәттә сыйныфларга 24 укучы җыялар, диде Татьяна Ларионова.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Лаеш районы Усады авылында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова онлайн-эфир вакытында хәбәр итте.

«Күптән түгел Татарстан Президенты Лаеш районында, Усад авылында комплекс төзеләчәк дигән карар кабул итте. Анда бүген күп кенә сәнәгать предприятиеләре булдырыла, анда инглиз теле кирәк һәм ул гына да түгел. Алга таба Казанда, бәлки, тагын бер комплекс төзелер, чөнки ихтыяҗ бик зур», — дип сөйләде депутат.

Ларионова өстәп әйткәнчә, Казан күптелле белем бирү комплексының күп кенә сыйныфларында 38-39 бала белем ала, ә гадәттә сыйныфларга 24 укучы җыялар.

«Республикада, беренче чиратта, шәһәрләрдә алты яки җиде күптелле комплекс булырга тиеш дигән бурыч куелды. Авылларда татар теле беркая да югалмаган, бу ана теле. Авыл муниципаль берәмлекләрендә татар телен беләләр. Безнең шәһәрдә татар балаларын нульдән башлап татарча укытабыз дигән аңлатма барлыкка килде. Алар мәктәпкә татарча бер генә сүз дә белмичә диярлек килә», — диде парламентарий.

Ларионова искәрткәнчә, узган ел Казанда һәм Алабугада бер күптелле белем бирү комплекс ачылды. Агымдагы елның 1 сентябренә мондый мәктәп Чаллы шәһәрендә барлыкка килергә тиеш. Киләчәктә Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә шундый комплекслар төзү планлаштырыла.