Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия югары уку йортларына 30 меңнән артык өстәмә бюджет урыны бүлеп бирү ниятләнә
Россия мәгариф һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев Россия югары уку йортларына кабул итүне август аенда тәмамлау планлаштырылуын әйтте.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларына 30 меңнән артык өстәмә бюджет урыны бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Россия мәгариф һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев Россия югары уку йортларына кабул итүне август аенда тәмамлау планлаштырылуын әйтте.
Россия югары уку йортларына өстәмә рәвештә 30 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирү планлаштырыла, дип белдерде якшәмбе көнне мәгариф һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев «Комсомольская правда» радиостанциясе эфирында.
«Бу, мөгаен, бөтен ил буенча 30 меңнән артык урын булыр. Хөкүмәт бу саннарның нинди юнәлешләргә һәм нинди күләмдә бүленәчәген билгеләячәк. Якын арада мәгълүмат ачык булачак», - диде Афанасьев.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2021 елдан югары уку йортларында, нигездә, төбәкләрдә, социаль өлкә һәм икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча бюджет урыннары санын арттырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз