Татарстан кызы «Киләчәк укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы финалистлары Бөтенроссия балалар үзәкләрендә стажировка уза һәм «Сириус» белем бирү үзәгендә куратор була ала.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан кызы, студент Татьяна Кутепова «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларыннан берсе булган «Киләчәк укытучысы. Студентлар» Бөтенроссия профессиональ бәйгесендә җиңү яулады.

Финал ярышлары нәтиҗәләре буенча Россиянең 16 төбәгеннән барлыгы 32 кеше җиңүче дип табылды. Конкурста өченче курстан да түбән булмаган бакалавриат һәм специалитет студентлары яки көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып белем алу формасындагы магистратура студентлары катнаша ала.

Татьяна Кутепова - Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының IV курс студенты. Кыз бәйгедә катнашып тәҗрибә туплавы һәм яңа танышлары барлыкка килүе хакында сөйләде.

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы финалистлары Бөтенроссия балалар үзәкләрендә («Артек», «Океан», «Орленок», «Смена») стажировка уза һәм «Сириус» белем бирү үзәгендә куратор була ала.