Балтач районы юлчылары күп балалы гаиләләрдәге укучыларга ноутбуклар бүләк итте

яңа техника укучыларга дистанцион укырга ярдәм итәчәк.

(Казань, 24 апреля, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районы юлчылары күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә дистанцион уку өчен ноутбуклар бүләк итте. Бу турыда Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәбибрахановлар гаиләсе Балтачның «Районара юл-төзелеш идарәсе-1» предприятиесе директоры Рәшит Ильясовка рәхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте», диелгән хәбәрдә.

Хәбибрахановлар гаиләсендә мәктәп яшендәге өч бала тәрбияләнә, хәзер алар онлайн режимда белем ала.

Балтач районында күпбалалы тагын өч гаилә предприятиедән яңа ноутбуклар алган.