(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан укучыларыннан торган делегация Бөек Новгород шәһәрендә узган немец теле буенча бөтенроссия олимпиадасыннан кайтып төште. Олимпиаданың йомгаклау этабы агымдагы елның 19-23 апрелендә булды.
Немец теле буенча олимпиадада Казанның немец телен тирәнтен өйрәнүче 72 нче мәктәп укучылары Александра Дюгурова һәм Карина Хөсәенова, 94 нче мәктәп укучылары Татьяна Гаврилова һәм Илья Шаламов, немец телен тирәнтен өйрәнүче 36 нчы мәктәп укучылары Ирина Холдеенко һәм Алена Әмирова, Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее укучысы Галина Нестерова катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, Илья Шаламов Алтын медаль белән бүләкләнгән, ә калганнар призерлар булган.