А. Фурсенко: “Татарстан Республикасы белем бирү системасы - Россиядә иң прогрессив”

“2015 елга мәгълүмати технологияләр, логистика, транспорт, хезмәт күрсәтү кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак”, - дип белдерде бүген РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бүген Казан дәүләт технология университетындагы очрашу вакытында

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанга эшлекле сәфәргә килгән РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бүген Казан дәүләт технология университетында ТР Ректорлар советы утырышында катнашты һәм әлеге вуз студентлары белән очрашты. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КДУ ректоры - ТР Ректорлар Советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов һәм КДТУ ректоры Герман Дьяконов озатып йөрде.


Андрей Фурсенко Татарстан Республикасы белем бирү системасына Россиядә иң прогрессив дип бәя бирде. Аңа республиканың теге яки бу югары уку йортларының филиалларын ябырга батырчылык итү бик ошаган.

Татарстанда урнашкан вуз ректорларын нәрсә борчый дигәндә, аларның һәрберсенең проблемасы. Мәсәлән, Казан дәүләт техник университет ректоры Юрий Гортышев тулай торак төзү өчен откан грантның федераль үзәктән кайчан килүе белән кызыксынса, ТИСБИ ректоры Нелли Прусс инвалид балаларны укыткан бюджеттан акча алып булу-булмауны белешә, Яр Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина яңа буенча белем стандартларын кертү вуз педагоглары эшендә ничек чагылыш табачагын аңлатып бирүне үтенә.

А. Фурсенко, ректорларның сорауларына җавап биреп, әлегә яңа төзелешләр һәм нанотехнологияләр үзәкләрен булдыру буенча эшләрнең тукталып торганлыгын хәбәр итте. Аның җавабыннан ТИСБИның инвалид балаларны укыткан өчен бюджеттан акча ала алмавы билгеле булды. Чөнки коммерция нигезендә эшләүче вузлар бюджеттан бүлеп бирелә торган грантларга дәгъва итә һәм бәйгеләрдә катнаша алмый икән.

Студентлар белән очрашу вакытында А.Фурсенко белгечлек сайлау, эшкә урнашу, берничә елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләргә тукталды. Аның сүзләренчә, алга таба яшьләрне, теге яки бу белгечлекне үзләштергәннән соң, предприятиеләргә 1-2 елга эшкә урнаштыру, ягъни стажерлар системасын үстерү көтелә. “Ул шунда бу һөнәрне дөрес сайлаганмы-юкмы икәнлеген аңлый”, - диде федераль министр. “Хәзер гомер буе белем алырга кирәк. Иң мөһиме – югары белемнең нигезе тотрыклы булсын”, - дип саный ул.

Андрей Фурсенко, сүзен дәвам итеп, бүгенге көндә вузларда бюджет урыннары мәсьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, быел 1000 укучыга 420 бюджет урыны булачак. “Гуманитар юнәлештәге белгечлекләрне алучылар кирәгеннән артык. Өч елдан соң аларның берсе генә эш таба алачак. 2015 елга мәгълүмати технологияләр, логистика, транспорт, хезмәт күрсәтү кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак”, - диде ул.