news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Судомоделизм буенча күргәзмә эшли

Су көймәләре, очкыч модельләре,.. - иҗат эшләренең ниндиләре генә юк

 (Казан, 24 март, “Татар-информ”). Балык бистәсе Мәдәният йорты фойесында бу көннәрдә укучыларның иҗади күргәзмәләре бара. Ул судомоделизм буенча Россия беренчелегенә уздырылган ярышларга карата оештырылган. Районыбыз мәктәпләреннән килгән әлеге иҗади эшләр арасында ниндиләре генә юк, дип яза “Авыл офыклары” басмасы.

Күргәзмәдәге су көймәләре, очкыч модельләре һәм башка иҗат эшләре укучыларның никадәр талантлы икәнлеген раслый. Ул бер яктан иҗат фантазиясенең байлыгын күрсәтсә, икенче яктан балалар күңелендәге хыялларның матурлыгын да ачып сала.

news_right_1
news_right_2
news_bot