news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы салкын булу сәбәпле, мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелде

Урамда - 25 градус һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим ителә.

Һава торышы салкын булу сәбәпле, мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелде
Арсений Маврин

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кинәт суытып җибәрү һәм көчле салкыннар булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә, уку дәресләрен үткәрмәү мөмкинлеге турында искәртә.

Министрлык хәбәр иткәнчә, дәресләр түбәндәге очракларда үткәрелмәскә мөмкин:

  • минус 23 градус булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында,
  • минус 25 булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,
  • минус 27 булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,
  • минус 30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында,
  • минус 32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында.

Кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган, җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаганда, өлкән сыйныф укучылары өчен минус 10 градустан да ким һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан да ким булмаган очракта рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы урамда һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100