Беренче бөтенроссия студент эзләнү отрядлары слеты Казанда үтәчәк

Слет 27 февральдән 1 мартка кадәр Татарстан башкаласы Казанда үтәчәк. Бу илнең эзләнү җәмгыятьләре тормышындагы уникаль вакыйга булачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Беренче бөтенроссия студент эзләнү отрядлары слеты 27 февральдән 1 мартка кадәр Татарстан башкаласы Казанда үтәчәк. Бу илнең эзләнү җәмгыятьләре тормышындагы уникаль вакыйга булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге студент отрядлары берничә дистә ел элек төзелгән булса да, җыелу, тәҗрибә алмашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге булмаган. Слетта 84 урта-махсус һәм югары уку йортларының эзләнү отрядлары вәкилләре - студентлар һәм укытучылар катнашачак. Бу оешмаларның күбесе күпъеллык эзләнү һәм патриотик эшләр тархына бай. Булачак инженерлар, табиблар һәм укытучылар укудан тыш вакытларын сугыш кырларында ил азатлыгы өчен ятып калган солдатларны эзләү белән мавыга, һәр җәйне узучы «Хәтер вахтасында» катнаша.

Слет программасында уку йортларындагы эзләнү отрядлары эшчәнлеген оештырудагы актуаль мәсьәләләр турында фикерләшәчәкләр, белгечләрдән мастер-класслар булачак, уңышлы эшләп килүче студент отрядлары проектлары презентациясе, әлеге хәрәкәткә нигез салучылар белән очрашулар узачак.