Казанда “Татарстан перспективасы. Мәгариф. 3.0” дип аталган форум була

Җыенда “Мәгариф турында”гы законда һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартында каралган яңа идеяләрне тормышка ашыру турында фикер алышу көтелә

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 26 февральдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен “Татарстан перспективасы. Мәгариф. 3.0” дип аталган форум уза.

Җыенда “Мәгариф турында”гы законда һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартында каралган яңа идеяләрне тормышка ашыру турында фикер алышу көтелә. Пленар утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Татарстан перспективасы: максат, бурычлар, тормышка ашыру юллары” дигән темага чыгыш ясый.

Форумда Федераль мәгарифне үстерү институты директоры А.Смолов, гомумбелем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча проект җитәкчесе А.Кондаков, Мәскәү галимнәре катнаша.

Конференциягә республика балалар бакчаларында эшләүче 500 педагог чакырулы.

Конференция кысаларында дәүләт стандартын кертү һәм тормышка ашыруның үзенчәлекләре, дәүләти-хосусый партнерлык, “ДИАЛОГ” белем бирү системасы: психологик-педагогик эшнең заманча технологияләре, балалар бакчаларында төп белем бирү программасын үзләштергәндә, авыру балалар өчен махсус шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган секция утырышлары узачак. Шулай ук рус теле, туган тел һәм чит телләрне өйрәтү, педагог шәхесен тәрбияләүдә педагогик белем бирүнең яңа бурычларына кагылышлы утырышлар да узачак.