Илсур Метшин: “Мәктәпләр белән предприятиеләр арасындагы эшчәнлек даими рәвештә барырга тиеш”

Узган уку елында Казанның алдынгы 43 предприятиесендә 2560 укучы булган

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Белем бирү учреждениеләренең Казан оешмалары һәм предприятиеләре белән социаль хезмәттәшлеге кысаларында төрле эшләр эшләнә. Шуларның берсе – эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, яшь белгечләрне шунда төпләндереп калдыру максаты белән, укучыларны алдынгы предприятиеләр һәм оешмаларга алып баруны оештыру. Бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе”сендә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева әнә шулай дип белдерде.

2012-2013 уку елында Казанның алдынгы 43 предприятиесе белән 2560 укучы якыннан танышкан. 2013-2014 уку елының 1нче яртыеллыгында исә, “Электроприбор”, “Казан мотор җитештерү берләшмәсе”, “Казан вертолет заводы”, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “Спартак”, “Оргсинтез”, һ.б. ААҖләрендә 2040 укучы булган. ”Предприятиеләрдә барган эшне күзәтү, анда булып кайту, кайчак карьера башлау өчен этәргеч булып тора”, - дип белдерде әлеге уңайдан Л. Фазлыева.

Моннан тыш, Казанның 34 мәктәбе 2012-2013 уку елында “Киләчәк – Будущее” 2011-2015 елларда Татарстан Республикасында белем бирүне үстерү стратегияләре” кысаларында 28 предприятие белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйган. Шуның ярдәме белән 26 мәктәп биология, химия, физика, хезмәт кабинетларын фәнни-лаборатор җиһазлар белән җиһазландыру һәм төзекләндерүгә грантлар алган.

“Үз мәктәбеңә булыш” (“Помоги своей школе”) республика акциясе кысаларында предприятиеләр, иганәчеләр сыйфатында, белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңа уку елына әзерләү өчен, барлыгы 12,2 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтте”, - дип, чыгышын дәвам итте Ләйлә Фазлыева.

2012-2013 уку елында “Дәрестән соң мәктәп” (Школа после уроков”) проекты кысаларында 8 мәктәп-җиңүче билгеләнгән. Бу – 23нче, 24 нче, 35 нче, 55нче, 114нче, 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләре, 7нче гимназия, 110нчы лицей.

“Аеруча 145нче номерлы лицейның “Казан мотор җитештерү берләшмәсе” ААҖе белән алып барган хезмәттәшлеге игътибарга лаек. Предприятиенең уку-җитештерү цехы базасында 2012-2013 уку елыннан башлап, лицей укучылары өчен “Катнаш гидравлик демпфер” һәм “Катнаш җил двигателе” исемле проектлар эшләнде, балаларга белем бирделәр. Конструкторлык бүлегендә практика үткән 10 нчы сыйныф укучысы Инна Бурова “Кулибины 21 века” исемле VI Республика уйлап табучылар бәйгесе җиңүчесе булды”, - диде әлеге уңайдан урынбасар.

Киңәшмәгә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләдә, укучыларның яшьтән үк җитештерү оешмалары белән хезмәттәшлек итүен, аның эшчәнлеген өйрәнүен яхшы күренеш дип санавын белдерде. “Без үзебез дә конкрет бер җитештерү предприятиесенә беркетелгән мәктәпләрдә укып үстек. Станоклар, җиһазлар, технологик процессларны күрдек. Нәкъ менә шул вакытта бала күңелендә шунда эшләүче өлкәннәр эзеннән китү теләге туа. Мәктәпләр белән предприятиеләр арасындагы эшчәнлек даими рәвештә барырга тиеш”, - диде ул.