news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Минем Туган илем — Татарстан» туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе узачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурста 6-8 һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнаша.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 гыйнварда Казанның Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Туган илем — Татарстан» туган якны өйрәнүчеләр шәһәр бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурста 6-8нче һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнаша. Алар җиде кешедән торган командалар составында ярышачак», — дип аңлаттылар ведомствода.

Бәйгенең финалы уен форматында узачак. Катнашучыларга «Казан архитектурасы», «Казан — башкала», «Минем кече Ватаным герое һәм хезмәтчәне», «Казанның мактаулы кунаклары» темалары буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак.

«Минем Туган илем — Татарстан» конкурсы укучыларның игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итүгә, аларның туган як тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100