Киләсе елның 14 гыйнварында КДУда «Татарстан-2008» Республика симпозиумы булачак

Хәзерге вакытта 29 декабрьгә кадәр заявкалар һәм фәнни чыгышларның текстлары кабул ителә

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан дәүләт университеты Өзлексез белем бирү институтының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге «Татарстан-2008» Республика симпозиумы үткәрәчәк. Әлеге үзәк җитәкчесе Булат Яһудин хәбәр иткәнчә, симпозиум 2009 елның 14 гыйнварында КДУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә уздырылачак.
Форум 2008 елда Татарстанда иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, социаль-икътисади һәм демографик үсеш, мәгариф, фән һәм мәдәният  өлкәләрендәге проблемалар буенча фикер алышуны максат итә. Алга таба республика күләмендәге симпозиумны ел саен оештыру нияте дә булуын белдереп, анда Татарстан Республикасы дөнья һәм Россия сәясәтендә; Татарстанның үзенчәлекле юлы: Гаребтән һәм Шәрыктан караш; Татарстан Республикасында хакимият һәм оппозиция; төбәктә күзәтелгән демографик һәм этноконфессиональ процесслар, социаль трансформацияләр һәм төбәкне үстерү модельләрен эзләү; Татарстанда гражданлык җәмгыяте: оешу һәм үсеш проблемалары; Татарстан территориясендә телләрнең һәм мәдәниятләрнең багланышлары һәм бер-берсенә йогынтысы һ.б. тематик блоклар кузгатылачак, диелгән әлеге хәбәрдә. Хәзерге вакытта 29 декабрьгә кадәр заявкалар һәм фәнни чыгышларның текстлары cemi_ksu@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә, тел./факс: +7(843) 292-05-73.