Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң 19нчы балалар китапханәсе ачылды

Капиталь ремонт 2,5 миллион сумга төшкән. Китапханә өчен 500 мең сумлык җиһазлар сатып алынган.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген 5 ай буе барган капиталь ремонттан соң Казанның Мәскәү районында 19нчы балалар китапханәсе ачылды.
Китапханәне ачу тантанасында Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева, Казан ПАТП № 4 МУПнең директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Садриев, «Нуриевлар клиникасы» директоры Ильяс Нуриев (элекке укучы), «Идел-пресс» полиграфия нәшрият комплексы ААҖнең генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов һ.б. катнашты.
19нчы балалар китапханәсе - Казанның борынгы китапханәләренең берсе, узган ел нигез салынуга 70 ел тулуын билгеләп үтте. Китапханә 1937 елда Большая Кизическая урамындагы 68нче мәктәпнең бер классында булган. 1958 елдан башлап, китапханә Декабристлар урамындагы 183 йортта урнашкан. Бу бина 1958 елда торгызылган һәм капиталь ремонтка мохтаҗ булган, соңгы агымдагы ремонт 1993 елда үткәрелгән.
Капиталь ремонт 2,5 миллион сумга төшкән. 500 мең сумга китапханә өчен җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, иганәчеләр ярдәме дә күрсәтелгән. Күп кенә китаплар хәйриячеләр һәм «Идел-пресс» полиграфия нәшрият комплексы исәбенә алынган. Иганәчеләр шулай ук люстра һәм оргтехника белән дә тәэмин иткән.
Китапханә ремонттан соң заман таләпләренә җавап бирә. Моннан тыш 19нчы китапханәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә уңайлыклар тудырылган.
Залларның берсе компьютерлар белән җиһазландырылган, анда китапларның электрон вариантын укып була. Китапханәгә барлыгы 5,5 мең укучы йөри, китапханә фондында 50 меңнән артык китап бар.
50 елдан артык китапханәне Илһамия Мөхәммәтгалиева җитәкли. Ул биредә озак еллар эшләвен балаларны һәм үз эшен яратуы белән аңлатты. Ул “Татар-информ” агентлыгына төрле елларда ТЯГ телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, Казанда танылган табиблар абыйлы-энеле Нуриевлар, «Эфир» телекомпаниясендә “Һава торышы” программасын алып баручы Константин Куранов һ.б. китапханәнең укучылары булуын сөйләде.
Китапханә белән танышкач, тантаналы мизгел җитте. «Эквадор» театраль студиясе балалары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Илһамия Мөхәммәтгалиева элеккеге укучыларга укучы билетлары тапшырды. И.Әхмәтҗанов киләчәктә китапханә белән «Идель-пресс» арасында ныклы элемтә булачак, дип вәгъдә итте. Нәшрият китапханәнең китап фондын даими яңартып тору вазифасын үз өстенә ала.
Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева китапханә директоры Илһамия Мөхәммәтгалиевага фидакарь хезмәте һәм үз көчен һәм белемен яраткан эшенә багышлавы өчен рәхмәт белдерде. “Шуңа күрә бирегә балалар тартыла да”, - диде ул. Д.Камалиева И.Мөхәммәтгалиевага тантаналы рәвештә Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды.