news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы грант отты

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүчеләргә 500 мең сумлык грант бирелә.

Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы грант отты
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 23 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы грант откан. Балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты өчен җиңүчеләр унлыгына кертелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүчеләргә 500 мең сумлык грант бирелә.

Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы февраль–март айларында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика бәйгесе турында читтән торып катнашкан һәм 25 финалчы исемлегенә кертелгән иде.

Шушы көннәрдә республика комиссиясе әлеге юнәлеш буенча бакчаның эшчәнлеген тикшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100