news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы өч бакча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын отты

Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр арасында — Казанның өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Конкурска барлыгы 44 уку йорты гариза бирде. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белгечләр көндезге этап кысаларында, белем бирү оешмаларына чыгып, 25 учреждениене бәяләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

Җиңүче итеп 10 мәгариф оешмасы билгеләнде, шуларның өчесе — Казанда. Болар — Вахитов районының татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 136 номерлы балалар бакчасы, Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 67 номерлы балалар бакчасы һәм Авиатөзелеш районының катнаш төрдәге 72 номерлы балалар бакчасы. Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнә.

Авиатөзелеш районының катнаш төрдәге 72 номерлы балалар бакчасы мөдире Людмила Салмина сөйләгәнчә, конкурста җиңү — балалар өчен дә, педагоглар коллективы өчен дә мөһим вакыйга.

«Бу бер генә көнлек әзерлек түгел иде, кызыклы программа уйладык, план төзедек, безгә әти-әниләр дә зур ярдәм күрсәттеләр, алар безне хуплады», — дип сөйләде Л.Салмина. Ул шулай ук балалар бакчасында балалар татар һәм рус телләрен мавыктыргыч формада үзләштерә, дип аңлатты.

Откан грант, балалар бакчасы мөдире сүзләренчә, учреждениенең матди-техник базасын яхшыртуга — мультимедиа техникасын сатып алуга, җиһазларны, шулай ук мәгариф программаларын яңартуга тотылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100