Рособрнадзор йомгаклау аттестациясендә объектив булмаган мәктәпләр исемлеген бастырачак

Бу хакта “Известия”гә интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов җиткергән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) тугызынчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен төрле кагыйдә бозулар белән уздырган мәктәпләр исемлеген бастырып чыгарырга планлаштыра. Ул исемлек киләсе елда һәркем өчен ачык булачак. Бу хакта “Известия”гә интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов җиткергән.

“Киләсе елда тугызынчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруда, безнең фикеребезчә, объектив булмаган мәктәпләр исемлеген бастырып чыгарырга планлаштырабыз”, - дип җиткергән басма әңгәмәдәше.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, тулаем алганда, 2017 ел имтихан кампаниясе максималь гадел нәтиҗәләр булуын һәм белем сыйфаты үсүен күрсәткән. Беренче тапкыр өч фән буенча 23 кеше 300 балл җыйган. Аттестацияне 11 сыйныф укучыларының 4265е (гомуми саннан 0,7 процент) үтә алмаган.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы 2018 елда аттестация кысаларындагы мәктәп эшләренең яртысын нәтиҗәләргә катнашу булмасын өчен башка төбәкләргә җибәрәчәген хәбәр итә.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте 2022 елда чит телдән БДИны мәҗбүри рәвештә тапшыру идеясеннән читләшми, дип билгеләп үткән ведомство башлыгы. 2020 елда илкүләм тикшеренүләр үтәчәк һәм имтихан материалларын мәктәп укучысының ачыкланган белем дәрәҗәсе нигезендә эшләячәкләр.