Педагогларны Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнарына әзерли башлыйлар

Киңәшмәдә 2008 елда тапшырылган имтихан нәтиҗәләре һәм аларны белем бирү процессы белән идарә итүдә файдалану юллары, БДИ һәм БРИны норматив һәм хокукый яктан тәэмин итү, БДИны үткәрү технологиясенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 27 октябреннән алып 19 ноябренә кадәр Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнары предметларыннан тьюторлар (махсус курсларда укып кайткан белгечләр) әзерләү буенча өйрәтү семинарлары уздыра.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, киңәшмәдә 2008 елда тапшырылган имтихан нәтиҗәләре һәм аларны белем бирү процессы белән идарә итүдә файдалану юллары, БДИ һәм БРИны норматив һәм хокукый яктан тәэмин итү, БДИны үткәрү технологиясенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.