Кайбычның Иске Тәрбит мәктәбе "Уку елына әзерлек" конкурсында беренче урын алган

Республика буенча укытучыларның август конференцияләре уза.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта белем бирү мәктәбе, "2019/2020 уку елына әзерлек" конкурсында беренче урын алган. Бу турыда "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Республика буенча укытучылар август конференциясендә мәктәпкә 15 мең сумлык сертификат тапшырылган.