Азнакай мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

Комиссия азнакайлыларның әзерлегенә уңай бәя бирде.

(Азнакай, 23 август, "Татар-информ", "Маяк"). Мәгариф оешмалары арасында яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурсы старт алды, дип яза җирле басма.

22 августта министрлык, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән, депутатлардан торган эксперт төркеме Азнакай районында булып, жирәбә буенча чыккан гимназия, Балалар иҗат үзәге, 1 нче «Кыңгырау» балалар бакчасы һәм Лениногорск һөнәр көллиятенең Азнакай филиалы белән таныштылар.

Комиссия азнакайлыларның әзерлегенә уңай бәя бирде.